“Камада су күтәрелгән саен ярлар җимерелә, йортларыбыз өчен куркабыз” – дип борчыла Лаеш районы Макаровка авылында яшәүчеләр. Тик быел яз көне су биек күтәрелүгә карамастан, ярлар җимерелми сакланган. Җирле хакимият мәсьәләне борынгыча чишкән – беркөнне ару гына эшләп алып, иң нык җимерелә торган 50 метр яр буен фашина белән ныгыткан.
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, Макаровкада яр буйларын карап чыккач: “Бик гади һәм даһи, – талдан ясалган бер рәт фашина, татарча әйткәндә читән, бөтенесен хәл итә – суны да җыеп калдырмый, дулкын бәрүдән дә саклый. Шпунт белән бетоннан бөтен җирдә дә баш тартып булмас, чөнки шартлар һәм геология төрлечә, әйтик, бу алым гына дамбалар өчен ярамый. Ләкин 37 меңләп су объекты булган Татарстанда лаешлыларның бу тәҗрибәсе әле бүтән күп җирләрдә дә кулланыш табар,” – дип белдерде.
Министрлыкның матбугат хезмәте