Петровский бистәсендә берничә гектар җир фекаль юынтылар белән пычранган

2016 елның 9 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына Петровский бистә­сендә яшәүчеләр якындагы урманнан сасы ис килү турында хәбәр иткән иде. Тиз арада шунда Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе инспекторлары юнәлде. Баштагы версия буенча, пычрак су ерак түгел урнашкан кунакханәнең юынты коесыннан агызыл­ган. 2500 кв.метр җир пычранган. Дәүләти экологик күзәтчелек инспекциясе башлыгы Алмаз Закировның әйтүенчә, пычранган һәм фон туфракларыннан, юынты суның үзеннән пробалар алынган, анализлардан соң материаллар хокук саклау органнарына тапшыры­лачак. Пычратуда гаеплеләргә РФ КоАП 8.6 ст. (“Җирләрне бозу”) буенча 80 мең сумга кадәр яисә РФ КоАП 8.31 ст. (“Урманнарда санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу”) буенча 300 мең сумга кадәр штраф салыначак.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International