30 сентябрьдә “Корстон” комплексында, Казан Архитектура сәнгате мәктәбенең 50 еллыгына багышлап, “Җәмәгать биналарының архитектурасы һәм инженерлык системалары” (MES-2016) дигән X халыкара фәнни-гамәли юбилей конференциясе үткәрелә. Аның юнәлешләре:
– биналар һәм архитектура ансамбльләре проектлауның концепция һәм принциплары;
– инженерлык технологияләре һәм материаллар;
– белешмә технологияләре.
Инженерлык технологияләре һәм материаллар юнәлеше экология, инновацион төзелеш материаллары, су бүлү / су бирү, энергия бирү, климат җиһазларында инновацион технологияләр, диагностика һәм савыктыруның инструменталь алымнары дигән блокларга бүленгән.
Экология блогында шундый темалар тикшереләчәк:
– РФда медицина калдыклары белән эш итүне закончалы тәэмин итүнең юридик аспектлары;
– экологик менеджмент;
– медицина калдыкларын чыгару системасында инновацион технологияләр;
– өске агынты суларны локаль чистарту;
– шәһәр экологиясен композит ландшафтлар белән оптимальләштерү.
Конференцияне Татарстан Саулык саклау министрлыгы, Татарстан Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, “Төбәк-ара клиника-диагностика үзәге” идарәсе, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, А.Н.Туполев ис. Казан милли тикшеренү-техника университеты, “Казан-Экспо” оештыра. Максаты – тәҗрибә һәм белем уртаклашу өчен информацион мәйдан булдыру.
MES чарасы беренче тапкыр халыкара форматта үткәрелә, анда Россиянең һәм дөньяның 20 алдынгы эксперты: НОК (АКШ), КСАР (Голландия), HIMSS (АКШ), “Гипроздрав ППЦ” ЯАҖ, GeneralElectric, Philips, Maquet, Siemens катнаша. Быелгы MESның максатчан аудиториясе – 600дән артык һөнәрмән – ТР һәм РФ министрлыклары вәкилләре, Россия һәм БДБның алдынгы дәвалау оешмалары җитәкчеләре, Россия һәм БДБның архитектура-төзелеш һәм техник вузлары вәкилләре.
Министрлыкның матбугат хезмәте