ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Җәмәгать тикшерүе өчен regulation.gov.ru порталына чыгарылган Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проектының максаты булып дәүләт политикасының калдыклар белән эш итү өлкәсендәге өстенлекле юнәлеше булып торган калдыклар утильләштерү тармагын кызыксындыру тора. Документка ярашлы рәвештә, исемлеккә калдыкларның 10 төркеме кертелә. Тармак әзерләгән табигать саклау нормативларын тормышка ашыру 2020 елга кадәр Россиядә калдыклар эшкәртү күләмен берничә тапкыр арттырырга мөмкинлек бирә­чәк, дип белдерә Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте.

Бөтендөнья Диңгез көне Берләшкән Милләтләр Оешмасының Хөкүмәт-ара диңгез ассамблеясының 10нчы сессиясе карары буенча 1978 елдан алып билгеләп үтелә. 1980 елга кадәр ул 17 мартта үткәрелгән, соңыннан сентябрьнең соңгы тулы атнасының бер көненә күчерелгән.

Табигый сулыкка ничек күзәтчелек итәргә? Су объектларына карата нинди кагыйдәләр бар? Суны ничек нәтиҗәлерәк сакларга? – Кама сәнгать һәм дизайн институтының 1 курс студентларының шундый сорауларына Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының


28
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, “Средвол­гаводхоз” федераль су хуҗалыгы оешмасы директоры Фоат Мөхәммәтшин, Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе башлыгы Радик Шаһиәхмәтов Кукмара районына эш визиты белән барып кайтты. Делегацияне район башлыгы Сергей Дмитриев озата йөрде. Визитта катнашучылар Норма елгасы ярындагы эшләр, яңа төзелгән, тау-чаңгы базасына илтә  чаңгы-роллер трассасын, Кукмара киез басу комбинатын карады.

Ул комбинат киез

Чаллыда, Ф.Табиев исемендәге яр буенда, “Хыялым иле” бөтенроссия акциясе кысала­рында, 2016 елгы “Башкарыйк” экологик акциясе үткәрелде. Аны “Чүп-чар бүтән юк” һәм “ЧистаБулыр” экологик хәрәкәтләре, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар мини­стрлыгының Кама буе территориаль идарәсе, Чаллы ш. башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр эшләре бүлеге, “Орион” яшьләр үзәге, Чаллының Үзәк район хакимияте, “ПЭК” ҖЧҖ оештырды. Яр


27
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

26 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Ялтада “Җир асты байлыкларыннан рациональ һәм куркынычсыз файдалану” бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә, анда инду­стриаль куркынычсызлык, маркшейдерлык һәм геология эшләрен башкару, файдалы казылма яткылыкларын эшкәртү мәсьәләләре тикшерелә. Конференциядә Татарстан эко­логия һәм табигый байлыклар


26
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында, Министр Фәрит Габдел­ганиев рәислегендә, коррупциягә каршылык буенча киңәйтелгән утырыш үткәрелде.

Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. 2013 елгы социологик тикшеренү йомгаклары буенча социаль-экономик мониторинг комитеты әзерләгән “Татарстан халкының фикерләрен өйрәнү” белешмә-анализ матери­алын карау.

2. Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппараты әзерләгән “Чуаш Республикасында коррупциягә каршылык политикасын тормышка ашыру турындагы” белешмә-анализ материалын карау.

3. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Коррупциягә каршылык программасының 2016 елның 3нче кварталы чараларының үтәлеше турында җыелма хисап һәм Министрлыкның вазифалы затлары эшчәнлегендәге коррупцион күренешләр турында массакүләм мәгълүмәт


25
сентябрь, 2016 ел
якшәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, шул исәптән министр Фәрит Габделганиев, 2016 елгы Милләтләр кроссында катнашты. Традицион йө­герешләр Үзәк стадион һәм Цирк янында, Меңьеллык мәйданында үткәрелде. 1 кило­метр­лы иң күпсанлы йөгерештә 20 меңнән артык кеше, шул исәптән спорт мәктәпләрендә уку­чылар, студентлар, спортчылар, спорт ветераннары, оешмаларда эшләүчеләр катнаш­ты.

“Милләтләр кроссы спорт


23
сентябрь, 2016 ел
җомга

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре Казанның 18нче мәктәбенең

Үзәк территориаль идарә инспекторлары Казанның Салмачы һәм Вишневка бистәләрен тикшерде. Алдагы көндә Нокса елгасы ярына терәп койма корган бер Вишневка кешесенә аны сүтәргә кушылган иде. Бер көн эчендә койма сүтелгән. Иясе ул койманың кишәрлекне сатып алганда ук булганын


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International