Чаллыда, Ф.Табиев исемендәге яр буенда, “Хыялым иле” бөтенроссия акциясе кысаларында, 2016 елгы “Башкарыйк” экологик акциясе үткәрелде. Аны “Чүп-чар бүтән юк” һәм “ЧистаБулыр” экологик хәрәкәтләре, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе, Чаллы ш. башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр эшләре бүлеге, “Орион” яшьләр үзәге, Чаллының Үзәк район хакимияте, “ПЭК” ҖЧҖ оештырды. Яр буен җыештырырга 200дән артык кеше чыкты. Өмәдән соң концерт күрсәтелде, лотерея уйнатылды.
“Башкарыйк” акциясе Чаллыда инде 5нче тапкыр үткәрелә. Хәзерге вакытта аңа илнең 92 төбәге кушылган, 2018 елга кадәр Россия халкының 4%ын җәлеп итү күздә тотыла. Акция 34 ил катнашында үткәрелә торган “Let’s Do It! – World Clean Up” бөтендөнья кампаниясенең бер өлеше булып тора.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте