Россия Табигать министрлыгы күмәргә ярамый торган калдыклар исемлеген төзеде

2016 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Җәмәгать тикшерүе өчен regulation.gov.ru порталына чыгарылган Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проектының максаты булып дәүләт политикасының калдыклар белән эш итү өлкәсендәге өстенлекле юнәлеше булып торган калдыклар утильләштерү тармагын кызыксындыру тора. Документка ярашлы рәвештә, исемлеккә калдыкларның 10 төркеме кертелә. Тармак әзерләгән табигать саклау нормативларын тормышка ашыру 2020 елга кадәр Россиядә калдыклар эшкәртү күләмен берничә тапкыр арттырырга мөмкинлек бирә­чәк, дип белдерә Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте.

Россия Табигать министрлыгы әзерләгән Россия Хөкүмәте карары проектына ярашлы рәвештә, беренче төркемне – кара һәм төсле металл ватыкларын һәм калдыкларын, шулай ук терекөмеше булган җиһаз һәм продукция калдыкларын күмүне 2017 елның январеннан тыю ният ителә.

Икенче төркемне – кәгазь, катыргы, шин, автомобиль камераларын, шулай ук термо­пласттан, пыяладан ясалган (пыяла катнашкан) эшләнмәләрне полигоннарга илтү 2018 елның 1 январеннан тыелачак.

Өченче төркемне – кулланыш үзлекләрен югалткан компьютер, электроника, оптика һәм электр җиһазларын күмүне 2020 елның 1 январеннан туктату ният ителә.

Дүртенче төркемне – исемлекнең әйтеп үтелгән пунктларында күрсәтелгән төрләрне үз эченә алган сортланмаган калдыкларны күмү 2024 елның 1 январеннан тыелачак.

Билгеле булганча, “Җитештерү һәм куллану калдыклары турындагы” федераль закон калдыкларны утильләштерү инфраструктурасын төзү механизмнарын күздә тота. Аерым алганда, аларга җитештерүченең киңәйтелгән җаваплылыгы керә, аның буенча товар җитештерүчеләр, импортлаучылар ул товарларны куллану калдыкларын РФ Хөкүмәтенең № 1342 08.12.2015 карары билгеләгән утильләштерү нормативлары буенча утильләште­рүне тәэмин итәргә бурычлы.

Әлеге Федераль закон кагыйдәләренең үз көченә керүе, шулай ук үзендә файдалы компонентлар булган, күмәргә ярамый торган калдыкларның исемлеген билгеләү РФ субъектларында калдыкларны утильләштерү инфраструктурасы объектларын төзүне тәэмин итәчәк. Аннан тыш, бу чара регионнарның күмәргә ярамый торган каты көнкүреш калдыкларын җыю (шул исәптән аерым җыю) тәртибен кабул итүенә булышачак.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International