29 сентябрь – бөтендөнья Диңгез көне

2016 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья Диңгез көне Берләшкән Милләтләр Оешмасының Хөкүмәт-ара диңгез ассамблеясының 10нчы сессиясе карары буенча 1978 елдан алып билгеләп үтелә. 1980 елга кадәр ул 17 мартта үткәрелгән, соңыннан сентябрьнең соңгы тулы атнасының бер көненә күчерелгән.

Бөтендөнья Диңгез көненең максаты булып дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын диңгез­ләрнең биологик, табигый һәм рекреацион ресурсларын киләчәк буыннар өчен саклауга җәлеп итү, акваторияләрнең биологик төрлелеген саклау тора. Аннан тыш Диңгез көне игътибар юнәлтә торган кискен проблемаларга диңгез транспортының куркынычсызлыгы, браконьерлыкка каршы көрәш, су киңлекләрен нефть белән пычранудан саклау, диңгез туризмын популярлаштыру һ.б.лар керә. Бу көнне гадәттә төрле табигать саклау чаралары, экологик акцияләр һәм митинглар үткәрелә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International