Табигый сулыкка ничек күзәтчелек итәргә? Су объектларына карата нинди кагыйдәләр бар? Суны ничек нәтиҗәлерәк сакларга? – Кама сәнгать һәм дизайн институтының 1 курс студентларының шундый сорауларына Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре махсус экология дәресендә җавап бирде. Дәрестә шулай ук республиканың су объектлары турында кызыклы фактлар, аларның экологик торышы, суның әһәмияте бәян ителде.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте