Ялтада «Җир асты байлыкларыннан рациональ һәм куркынычсыз файдалану» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе бара

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

26 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Ялтада “Җир асты байлыкларыннан рациональ һәм куркынычсыз файдалану” бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә, анда инду­стриаль куркынычсызлык, маркшейдерлык һәм геология эшләрен башкару, файдалы казылма яткылыкларын эшкәртү мәсьәләләре тикшерелә. Конференциядә Татарстан эко­логия һәм табигый байлыклар министрының җир асты байлыкларыннан файдалану буенча урынбасары Радик Гайнетдинов, табигый ресурслар блогы министрлыклары һәм тармак­лары, таучылык һәм нефть-газ чыгару, фән, проектлау һәм укыту оешмалары җитәкчеләре катнаша:

Конференция программасында:

– Россия һәм чит илләр тәҗрибәсе нигезендә индустриаль куркынычсызлык, геология, маркшейдерлык-геодезия һәм җир төзү эшләре өлкәсендә эш һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты белән идарә итү системаларын үстерү;

– минераль чимал ресурсларын үзләштергәндә җир асты байлыклары һәм индустриаль куркынычсызлык турындагы законнар таләпләрен тормышка ашыру:

– геология, маркшейдерлык-геодезия һәм җир төзү эшләренең алдынгы технология­ләре, иң яңа приборлар, җиһазлар һәм программалар куллану буенча тәҗрибә уртаклашу;

– Россиянең экономик куркынычсызлыгын тәэмин итүдә минераль ресурсларны кур­кы­нычсыз һәм рациональ куллануның һәм җир асты байлыкларын саклауның роле һәм әһәмияте.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International