Экологлар Милләтләр кроссында катнашты

2016 елның 25 сентябре, якшәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, шул исәптән министр Фәрит Габделганиев, 2016 елгы Милләтләр кроссында катнашты. Традицион йө­герешләр Үзәк стадион һәм Цирк янында, Меңьеллык мәйданында үткәрелде. 1 кило­метр­лы иң күпсанлы йөгерештә 20 меңнән артык кеше, шул исәптән спорт мәктәпләрендә уку­чылар, студентлар, спортчылар, спорт ветераннары, оешмаларда эшләүчеләр катнаш­ты.

“Милләтләр кроссы спорт ягыннан гына түгел, социаль яктан да әһәмиятле чара, ул сау тормыш рәвешен пропагандалый, халыкны спорт һәм физкультурага җәлеп итә. Без мон­дый чараларга инде берничә ел рәттән чыгабыз. Барлык катнашучыларга яхшы кәефләр һәм югары нәтиҗәләр телим”, – диде Фәрит Габделганиев.

Милләтләр кроссы – Россиядә үткәрелә торган иң күләмле спорт чарасы булып тора. Татарстанда ул Казанда гына, ә Россиядә 79 шәһәрдә үткәрелә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International