Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында, Министр Фәрит Габделганиев рәислегендә, коррупциягә каршылык буенча киңәйтелгән утырыш үткәрелде.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. 2013 елгы социологик тикшеренү йомгаклары буенча социаль-экономик мониторинг комитеты әзерләгән “Татарстан халкының фикерләрен өйрәнү” белешмә-анализ материалын карау.
2. Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппараты әзерләгән “Чуаш Республикасында коррупциягә каршылык политикасын тормышка ашыру турындагы” белешмә-анализ материалын карау.
3. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Коррупциягә каршылык программасының 2016 елның 3нче кварталы чараларының үтәлеше турында җыелма хисап һәм Министрлыкның вазифалы затлары эшчәнлегендәге коррупцион күренешләр турында массакүләм мәгълүмәт чараларында, шул исәптән Интернетта һәм “Ышаныч телефоны”нда урнаштырылган, шулай ук гражданнарның һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрендә булган белешмәләргә мониторинг нәтиҗәләрен карау.
4. Татарстан Республикасының дәүләти гражданлык хезмәте вазифаларын биләүче затларның керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт характерындагы йөкләмәләре турында бирелгән белешмәләрнең дөреслеген тикшерү нәтиҗәләрен карау.
5. “Дәүләти һәм муниципаль хаҗәтләр өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турындагы” 05.04.2013 № 44-ФЗ федераль законын 2016 елның 8 аенда үтәү нәтиҗәләрен карау.
6. “Төньяк территориаль идарәдә коррупциягә каршылык чараларын тормышка ашыру турында”.
Утырышта каралган эшчәнлек юнәлешләре буенча эшне активлаштыруга һәм коррупцион күренешләрне профилактикалауга юнәлтелгән конкрет чаралар һәм йомышлар исемлеге әзерләнде.
Утырышка йомгак ясап, Фәрит Габделганиев бюджет чараларын максатчан куллануга, Министрлык хаҗәтләре өчен дәүләт заказларын урнаштыруга каты контрольне, дәүләт хезмәтендә коррупциягә каршылык эшләрен, норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына антикоррупцион экспертиза үткәрүләрне дәвам итәргә, гражданнарны активрак кабул итәргә, халык белән эшләүне көчәйтергә кушты.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте