Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, “Средволгаводхоз” федераль су хуҗалыгы оешмасы директоры Фоат Мөхәммәтшин, Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе башлыгы Радик Шаһиәхмәтов Кукмара районына эш визиты белән барып кайтты. Делегацияне район башлыгы Сергей Дмитриев озата йөрде. Визитта катнашучылар Норма елгасы ярындагы эшләр, яңа төзелгән, тау-чаңгы базасына илтә чаңгы-роллер трассасын, Кукмара киез басу комбинатын карады.
Ул комбинат киез ката басу буенча Россиядә иң алдынгы предприятие булып тора, елына 1 миллионнан артык аяк киеме эшләп чыгара. Анда шулай ук киездән юрганнар, йокы капчыклары, жилетлар, мунча комплектлары, сальниклар, бала бишекләре һәм чаналар өчен түшәкләр, чүәкләр ясала.
Предприятиенең җитештерү комплексы, андагы табигать саклау эшчәнлеге белән танышканнан соң Фәрит Габделганиев һәм комбинат җитәкчелеге экологик куркынычсызлык мәсьәләләрен чишүдә хезмәттәшлек турында килешенде.
Экология министры чаңгы-роллер трассасы яныннан ага торган Норма елгасын турыларга кирәк, дип тә белдерде.
Фәрит Габделганиев җитәкләгән делегациянең эш визиты Манзарас урта мәктәбенең 9нчы классында, Су саклау зоналары елына багышлап, экология дәресе үткәрү белән йомгакланды.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте