ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2017 ел
җомга

“Табигать һәм кеше: дуслармы әллә дошманнармы?” Спас мәктәбе укучылары ачык экологик дәрес кысаларында кеше һәм табигать мөнәсәбәтләре турында фикер алышты.

20-21 мартта Мәскәүдә «Рэдиссон Ройал, Москва» отеленең конгресс-парк мәйданчыгында сигезенче тапкыр  масштаблы “Экология”  Халыкара форумы узачак. Форум “Бердәм Россия” партиясенең “Санкт-Петербург – Россиянең диңгез башкаласы” проекты кысаларында үткәрелә. Мероприятиенең эшлекле программасы әйләнә-тирә мохитне саклау һәм калдыклар белән эш итү өлкәсендә норматив-хокукый җайга салу, су-коммуналь хуҗалык системасын модернизацияләү, мөмкин булган иң яхшы технологияләрне кертү, калдыклар

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Алексеевскидагы 1нче мәктәпнең югары сыйныфлары укучылары өчен профориентация чарасы үткәрде.


16
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Кабан күлендә чүп җыештыра торган аккош турындагы ролик авторлары бүген су кошларының тору территориясен тәртипкә китерделәр. Ярны алар “Үзеңнән башла” девизы астында чистарттылар. Эш коралы белән Камал театры хезмәткәрләре тәэмин итте, үтеп баручылар чүпне урнага кадәр илтергә булышты.

Быел татарстанлыларны чисталыкка аккош мисалы белән өндәргә җыеналар. Татарстанның Экология министрлыгында мәһабәт су кошын #ЭКОяз2017 символы итү турында карар кабул иттеләр. Кош, традицион икеайлык башланганны көтмичә, үз территориясендә тәртип урнаштырган инде.


15
март, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре калдыкларны энергия чималы итеп файдалану өлкәсендә специальләшә торган «CNIM» француз компаниясе вәкилләре белән очрашты.

Бүген “Казан Ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “Энергоресурс нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау” XVII Халыкара симпозиумы кысаларында “Энергонәтиҗәлелекне һәм энергия саклауны күтәрү механизмы буларак экологик сертификацияләү. Тәҗрибә һәм перспективалар” дигән түгәрәк өстәл узды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты белән берлектә мероприятиенең оештыручылары булды.


14
март, 2017 ел
сишәмбе

Эльбрус тавында – 5642 метр биеклектә Экология елы эмблемасын урнаштырдылар. Анда Кабардино-Балкариянең Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы хезмәткәрләре күтәрелде, шулай итеп республикада Экология елына старт бирделәр.

“Үз төбәгеңнең матурлыгын гәүдәләндереп калдырырга өлгер!” Татарстан фотосөючеләрен Рус географик җәмгыятенең “Иң матур ил” III конкурсында катнашырга чакыралар. Фотоконкурс Россиянең табигый һәм мәдәни мирасын саклау мәсьәләләренә игътибар җәлеп итүгә, шулай ук фотография сәнгате аша әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлтелгән. Конкурста, яшенә һәм яшәү урынына бәйсез рәвештә, теләгән һәркем катнаша ала.

Белем бирү учреждениеләренең  7дән 16 га кадәр яшьтәге укучылары “Барлыкка китергәндә, җимермә!” (“Созидая, не разрушай!”) дигән иҗади эшләр экологик конкурсында каташырга чакырыла. Конкурс мәктәп укучылары арасында табигый ресурсларга һәм әйләнә-тирә мохиткә аңлы сакчыл караш, ресурслар саклауны пропагандалауга юнәлтелгән актив гражданлык позициясе формалаштыру максатында уздырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International