Кабан күлендә чүп җыештыра торган аккош турындагы ролик авторлары бүген су кошларының тору территориясен тәртипкә китерделәр. Ярны алар “Үзеңнән башла” девизы астында чистарттылар. Эш коралы белән Камал театры хезмәткәрләре тәэмин итте, үтеп баручылар чүпне урнага кадәр илтергә булышты. “Үзебезнең видео белән без игътибарны шәһәребезнең күл һәм елга ярлары чисталыгына юнәлтергә теләдек, әмма без проблеманы күрсәтеп кенә калсак, ә аны чишәргә тырышмасак, дөрес булмас иде, - дип, фикерләре белән уртаклаша ролик авторы Дмитрий Жуков. – Без үзебезнең шәһәрне һәм республикабызны яратабыз, һәм һәр кеше экологиягә булышырга һәм аның өчен җаваплы булырга тиеш дип саныйбыз. Шуңа күрә менә ярны үзебез чыгып җыештырдык”. Җыештыру эшенә барлыгы бер сәгатьтән аз гына артыграк вакыт кирәк булды, 10 капчык чамасы чүп җыйдылар. Битараф булмаган казанлылар хәзер социаль челтәрләрдә #помогаюлебедю (аккошкабулышам) эстафетасын башлап җибәрделәр.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте