Бүген “Казан Ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “Энергоресурс нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау” XVII Халыкара симпозиумы кысаларында “Энергонәтиҗәлелекне һәм энергия саклауны күтәрү механизмы буларак экологик сертификацияләү. Тәҗрибә һәм перспективалар” дигән түгәрәк өстәл узды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты белән берлектә мероприятиенең оештыручылары булды.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән түгәрәк өстәлнең модераторы, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Рөстәм Камалов мөрәҗәгать итте. Ул Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә энергоресурсларны саклау мәсьәләләре белән системалы һәм программалы нигездә актив шөгыльләнә торган беренче регионнардан берсе булуын билгеләп үтте. Нефть чыгару, нефтехимия һәм химия сәнәгате, машина төзү, транспорт инфраструктурасының үсеше энергетика ресурсларын рациональ файдалануны тәэмин итүне таләп итәләр. Регионның иң эре компанияләрендә һәм предприятиеләрендә энергия саклагыч технологияләр, энергияне экологик җаваплы файдалану буенча инновацион методлар актив кулланыа.
Мероприятиедә Татарстан Республикасының әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре белгечләре катнашты («Химград», «Русский ветер», «ЮИТ-Казань», ««Энергопрогресс» Инженерлык үзәге, «Татнефть»). Түгәрәк өстәлдә катнашучылар футбол буенча Дөнья чемпионаты -2018 үткәрү объектларын экологик сертификацияләү, ТКХ өлкәсендә сәнәгать предприятиеләрендә “яшел технологяләр” кертү, экологик сертификацияләүнең хокукый нигезләре һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Мероприятие кысаларында түбәндәге темаларга докладлар тыңланды:
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте