Татарстанда #ЭКОяз2017 символы Аккош булачак.

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Быел татарстанлыларны чисталыкка аккош мисалы белән өндәргә җыеналар. Татарстанның Экология министрлыгында мәһабәт су кошын #ЭКОяз2017 символы итү турында карар кабул иттеләр. Кош, традицион икеайлык башланганны көтмичә, үз территориясендә тәртип урнаштырган инде. Исегезгә төшерәбез: традицион санитар-экологик икеайлык Татарстанда 1нче апрельдә старт ала, һәм массакүләм беренче өмә Кабан күлендә узачак. Биредә ТР Экология министрлыгы Казан шәһәре Башкарма комитеты, экологик иҗтимагый хәрәкәтләр катнашында массакүләм чара уздырачак. Теләгән һәр кеше кушыла ала.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International