Россия һәм Европаның иң биек түбәсендә Экология елы эмблемасын урнаштырдылар.

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Эльбрус тавында – 5642 метр биеклектә Экология елы эмблемасын урнаштырдылар. Анда Кабардино-Балкариянең Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы хезмәткәрләре күтәрелде, шулай итеп республикада Экология елына старт бирделәр. Шундый акцияне Эколог көненә кабатларга планлаштыралар. Мероприятиенең максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын регионның уникаль табигый комплексларын саклау һәм рациональ файдалану мәсьәләләренә җәлеп итү һәм халыкның экологик культурасын күтәрү.

Эльбрус тавы - уникаль табигый объект. Илнең иң биек ноктасы -“Эльбрус буе” милли паркының бер өлеше, ул Россиядә иң биек таулы аеруча саклана торган табигый территория санала.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International