“Табигать һәм кеше: дуслармы әллә дошманнармы?” Спас мәктәбе укучылары ЭКОдәрес кысаларында экология мәсьәләләре турында фикер алышты.

2017 елның 17 марты, җомга

“Табигать һәм кеше: дуслармы әллә дошманнармы?” Спас мәктәбе укучылары ачык экологик дәрес кысаларында кеше һәм табигать мөнәсәбәтләре турында фикер алышты. Балалар өчен белем бирү чарасын район башлыгы Камил Нугаев, Россия мөлкәт агентлыгының Татарстан Республикасында территориаль идарәсе җитәкчесе Гөлнара Сергеева һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре белән бергә мәктәп педагоглары үткәрде. Экологик дәрес вакытында укучылар әйләнә-тирә мохит өлкәсендә үзәренең экологик мөмкинлекләрен күрсәттеләр һәм үзләрен чын эксперт-экологлар дип хис иттеләр. Фикер алышуга гаять җитди экологик мәсьәләләр куелган иде: Табигать һәм кеше үзара ничек бәйләнгән? Табигать нинди файда китерә? Кеше ни өчен табигатьтән башка яши алмый? Бик яшь булуларына карамастан, укучылар сорауларга нигезле җавап бирде. “Табигать һәм кеше үзара бик тыгыз бәйләнгән. Табигать кешенең азыкка, суга, һавага булган ихтыяҗын канәгатьләндерә, кеше алардан башка яши алмый. Корылык һәм уңыш үсмәгән еллар хәтта хәзерге заманда да кешелек өчен проблема булып тора, ә узган гасырлар кешеләре өчен алар чын бәла булган. Табигый ресурслар кешелекнең икътисадый үсешенә гаять зур йогынты ясый. Күп илләрнең икътисады һәм миллионлаган кешеләрнең тормышы бүген табигать ресурсларына, җир асты байлыклары булуга бәйле. Булган барлык табигый ресурсларны диярлек кешеләр бүген үзләренең җитештерү эшчәнлеге өлкәсенә кертә – җир асты байлыклары, тау токымнары, туфракның өске катламы, су запаслары, урманнар һәм хәтта һава. Табигатьнең йөз меңләгән еллар дәвамында көйләнгән үз процессларына болай “тыкшыну” еш кына һәлакәтләргә китерергә мөмкин һәм китерә дә, аларны экологик һәлакәтләр дип атыйлар. Мәсәлән, елгалар кибү, күлләр кибү яки төрле техник аварияләр нәтиҗәсендә әйләнә-тирә мохитнең глобаль пычрануы”, - дип, үзләренең экологик белемнәре белән уртаклашты укучылар. Идел-Кама ТИ инспекторлары укучыларның белемен югары бәяләде һәм: “Мондый яшь буын белән актуаль экологик мәсьәләләрне хәл итеп булачагына өмет бар”, - дип билгеләделәр.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International