Белем бирү учреждениеләренең 7дән 16 га кадәр яшьтәге укучылары “Барлыкка китергәндә, җимермә!” (“Созидая, не разрушай!”) дигән иҗади эшләр экологик конкурсында каташырга чакырыла. Конкурс мәктәп укучылары арасында табигый ресурсларга һәм әйләнә-тирә мохиткә аңлы сакчыл караш, ресурслар саклауны пропагандалауга юнәлтелгән актив гражданлык позициясе формалаштыру максатында уздырыла. “Тотрыклы үсеш” Мәскәү фонды һәм Дәүләт Дарвин музее оештыручылар булып тора. Конкурска рәсемнәр, фотографияләр, мультимедиа продуктлары (видеосюжет, презентация, реклама видеоролигы, мультфильм) кабул ителә. Иҗади эшләр индивидуаль һәм коллектив булырга мөмкин. Презентациянең күләме 10 слайдтан артык түгел, мультфильмның, сюжетның дәвамлылыгы – 3 минутка кадәр, реклама видеоролигы дәвамлылыгы – 30 секундка кадәр.
Конкурс өч номинация буенча уүткәрелә:
Иҗади эшләрне 2017 елның 20 апреленә кадәр eco@darwinmuseum.ru электрон почтасы буенча яки түбәндәге адрес белән җибәрергә мөмкин: 117292 Мәскәү ш., Вавилов ур., 57 Дәүләт Дарвин музее.
Җиңүчеләрене бүләкләү тантанасы 27нче майда Дәүләт Дарвин музеенда булачак.
Белешмәләр өчен Мәскәүдә телефон: +7 499 783 20 23.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте