Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре калдыкларны энергия чималы итеп файдалану өлкәсендә специальләшә торган «CNIM» француз компаниясе вәкилләре белән очрашты. Россиядә һәм чит илләрдә югары технологияле сәнәгать объектлары төзү һәм эксплуатацияләү буенча тәҗрибә презентацияләнде. Компания калдыкларны эшкәртү һәм энергиягә әверелдерү буенча специальләшә.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте