“Һәр укучы эколог була ала”. Экология министрлыгы хезмәткәрләре үз профессияләренең плюс һәм минуслары турында Алексеевск мәктәбе укучыларына сөйләде.

2017 елның 17 марты, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Алексеевскидагы 1нче мәктәпнең югары сыйныфлары укучылары өчен профориентация чарасы үткәрде. Занятие барышында укучылар Экология министрлыгы инспекторларының эшчәнлеге белән танышты. “Табигатьне саклау һәм аның хәлен яхшырту мәсьәләсе бүген бик кискен тора. Шуңа күрә эколог һөнәренең кешелек өчен әһәмияте арта бара. Эколог – табигатьне саклаучы ул, табигать объектларын беренчел кыяфәтендә сакларга булышучы белгеч. ТР Экология министрлыгы инспекторлары көн саен экологик тәртип бозулар белән очраша. Чүп өемнәре һәм кар чүплекләре ясау, елгаларны пычрату, җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалану, бәдрәф агынтыларын чыгарып ташлау, атмосфера һавасын зарарлы матдәләр белән пычрату. Экологларның бурычы – әйләнә-тирә мохиткә файда өчен, бу проблемаларны бетерү”, - дип сөйләде Идел-Кама ТИ инспекторлары. Мәктәп укучылары бу профессиягә карата тирән кызыксыну белдерде. Алар, эколог – киләчәк өчен зарури һөнәр һәм ул  табигать законнарын бозмыйча яшәү мөмкинлеге бирәчәк, дигән фикергә килделәр. Экология министрлыгы белгечләре укучыларга хезмәттәшлек тәкъдим итте. Алар Алексеевскиның һәр укучысы эколог була ала дип билгеләде. “Эколог эше табигатькә, аның уникаль объектларына, әйләнә-тирә мохиткә мәхәббәттән башлана. Табигатьне ярату статуска, яшь, белем яки эшчәнлек төренә бәйле түгел, - диде инспекторлар. – Табигать турында кайгыртучанлыкны сез “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша күрсәтә аласыз. Бу кушымта ярдәмендә сез табигать саклау өлкәсендә тәртип бозуларны теркәү һәм бу турыда экология министрлыгы инспекторларына тиз арада җиткерү мөмкинлегенә ия. Бергәләп без бу тәртип бозуларны бетерә һәм табигатькә ярдәм итә алабыз”.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International