“Калдыкларны табышка”. Түбән Камада икенчел чимал җыю буенча акция үткәрелде. 4 сәгать эчендә шәһәр кешеләре 3 тонна макулатура, 20 килограммнан артык пластик һәм калай банка җыйды. Җыелган барлык продукция Чаллыга пресслау һәм икенчел эшкәртү өчен җибәреләчәк. Акциянең максаты – кәгазь, пластик калдыкларны икенчел эшкәртүгә тапшыру һәм кыйммәтле табигый ресурсларны экономияләү генә түгел, ә халыкның игътибарын икенчел чималны эшкәртү проблемасына җәлеп итү.
Мероприятенең оештыручылары – Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе, «Мобэко» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Түбән Каманың Балалар экология-биология үзәге.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте