Бу көннәрдә Түбән Камада “яшел трамвай” акциясе узды. Анда Балалар экология-биология үзәгендә тәрбияләнүчеләр, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре катнашты. Мероприятие республикада Экология һәм җәмәгать урыннары елы уздыруга багышланган. Акциядә катнашучылар биюле флэшмоблар үткәрде һәм халыкны өйләре янәшәсендәге территорияләрне санитар чистартуга пропагандалады.
Мероприятиенең максат һәм бурычлары – экологик культура, табигатькә һәм әйләнә-тирә мохиткә җаваплы мөнәсәбәт, экологик дөрес һәм табигать өчен куркынычсыз тәртип күнекмәләре, танып-белү кызыксынучанлыгы, коммуникатив мөмкинлекләр, актив тормыш позициясе формалаштыру.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте