“Мәктәптә һәм вузда экология-туган якны өйрәнү буенча эзләнү эшчәнлеген оештыру”. Буада фәнни-гамәли конференция узды

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

ТР Буа шәһәренең М.Вахитов исемендәге гимназиясендә “Мәктәптә һәм вузда экология-туган якны өйрәнү буенча эзләнү эшчәнлеген оештыру” темасына II төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Анда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары катнашты. Конференция алты секция буенча узды:

1. Мәктәптә һәм вузда табигый-географик фәннәрне өйрәнгәндә, географик-экологик белемнәрнең күчүчәнлек мәсьәләләре;
2. Мәктәптә һәм вузда укыту-тәрбия процессында инновацион белем бирү технологияләрен файдалану;

3. Мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына экологик-хокукый тәрбия бирү;

4. Укучыларның һәм укучы яшьләрнең туган якны өйрәнү буенча эзләнү эшчәнлеген оештыру;

5. Укучы яшьләрдә экологик-географик культура формалаштыру;

6. Төбәкара хезмәттәшлек.

Иң яхшы эшләр дипломанр белән билгеләнде.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International