“Кара казучылар”га карата РФ ҖКның 246 маддәсе буенча (“Эшләр башкарганда, әйләнә-тирә мохитне саклау кагыйдәләрен бозу”) җинаять эше кузгатылды. Казанның Идел Буе районы территориясендә – Куйбышев сусаклагычының су саклау зонасында Дубки-2 тирәсендә файдалы казылма чыгару җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиясез алып барыла. Гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару фактын Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары һәм Казан районара табигать саклау прокуратурасы хезмәткәрләре 3 февральдә ачыклады. Ул вакытта тартып алынган комның гомуми күләме 6мең куб м диярлек иде. Закон бозучылар 970 мең сумлык зарар салырга өлгергән.
Барлык материаллар хокук саклау органнарына тапшырылды. Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсенең Казан шәһәре Идел буе районы тикшерү бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатылды.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте