ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2018 ел
җомга

"Төн уртасында җир казыйлар", – дигән хәбәр Кече Шилнә авыл җирлеге халкыннан кайнар линиягә килде. Хокук бозучыларны тоту максатында Тукай районы буенча Россия ЭЭМ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә экологлар әлеге урынга чыкты.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү-техник университеты арасында бүген Яңа технологияләр буенча Германия-Россия институтында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.  Документка министр Александр Шадриков һәм вуз ректоры Альберт Гыйльметдинов кул куйды. Очрашуда катнашучылар үзара хезмәттәшлек итүнең перспективалары һәм алга таба юнәлешләре турында сөйләште.


21
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Тау елгалары буйлап экстрималь агулар, Чуйск трактын яулау, Алтай краеның Курайск даласына атлы экопоходлар һәм табигатьнең кыргый дөньясына баштанаяк чуму – "Табигатькә зыяны булмаган автотуризм. Иделдән башлап Катунига хәтле" автоэкспедициясендә катнашучыларны әнә шундый хәлләр көтә.

Карабаш сусаклагычының 20 метрлы яр буе полосасы – уртак файдалануда. Бөгелмә районында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль инспекторлары тарафыннан су объектына үтеп керү мөмкинлеге тудырылды. Узган ел көзендә, Татар табигать саклау районара прокуратурасы хезмәткәрләре белән уздырылган уртак рейд барышында, экологлар су саклау зонасында корылма булуын теркәгән иде. Хосусый агач йорт су кисеменнән 6,20 метрда торгызылган иде, бу исә РФ Су кодексының 6 ст. таләпләрен бозу булып тора.

Безнең табигать – ул бердәм система. Чүпрәле районының "Чайка" лагерында ял итүче балаларга планетаның иминлеге безнең һәркайсыбызга бәйле булуы турында сөйләделәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре биредә Әйләнә-тирәлек көнен уздырды.

Әлмәттә тиешле документлардан башка агынты суларны чыгару һәм моның өчен билгеләнмәгән җиргә ташлау очрагы чикләнде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә туклану продуктлары җитештерү предприятиеләренең берсеннән агынты су тутырылган автоцистерналы автомобильне тоткарлады.


20
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ заводында Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов катнашында яңа изобутилен җитештерү тармагы ачылды. Тантаналы чара предприятие акционерларының еллык гомуми җыелышы кысаларында узды, аның барышында финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясалды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков та катнашты. 

Түбән Кама районының Түбән Уратма авылында яшәүче су объектын һәм яр буе зонасын шәхси файдалануга биләп алган. Җирле халыктан килгән мөрәҗәгать буенча Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе инспекторлары урынга чыкты. Карау барышында билгеләнгәнчә, Уратма елгасын коймалап алу авыл хуҗалыгы терлекләрен саклау максатында гамәлгә ашырылган. Бер гектар чамасы күләмендә коймалап алынган кишәрлек авылда яшәүче тарафыннан көтүлек җире буларак кулланылган.

Суда имән кәүсәсе череми, ә бары тик ныгый гына, каен фитонцидлар бүлеп чыгара, ә керәшәләр оча-оча йоклый. Арчада мәктәп яны лагерында ял итүче балалар флора һәм фауна турында кызыклы фактлар белде. Балалар өчен "Җир исемле планета" викторинасын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре уздырды.


19
июнь, 2018 ел
сишәмбе

Тарихка кагылдылар һәм тикшерүче-натуралист ролендә үзләрен сынап карадылар. Бүген "Байтик" лагерында Республика юннатлар фестивале булып узды. Россиядә юннатлар хәрәкәтенең 100 еллыгын билгеләп узуга багышланган чарага Татарстанның барлык почмакларыннан табигать сөючеләр җыйналды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International