Экологлар азык-төлек предприятиесе территориясеннән агынты суларны чыгарганда һәм ташлаганда яңадан хокук бозу очрагын чикләде

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

Әлмәттә тиешле документлардан башка агынты суларны чыгару һәм моның өчен билгеләнмәгән җиргә ташлау очрагы чикләнде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә туклану продуктлары җитештерү предприятиеләренең берсеннән агынты су тутырылган автоцистерналы автомобильне тоткарлады. Инспектор-эколог сүзләренә караганда, предприятие территориясеннән калдыкларны чыгарганда табигать саклау законнары бозылу очраклары инде теркәлгән булган. "Элегрәк җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын боза торган матдәләр яисә башка төрле куркынычлы матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәгән өчен РФ КоАП 8.2 ст. һәм су белән тәэмин итүнең һәм су агызуның үзәкләштерелгән системаларына үзирекле рәвештә тоташкан өчен РФ КоАП 7.20 ст. нигезендә физик зат җаваплылыкка тартылган иде. Шуннан соң әлеге предприятие тикшерүдә торды", – дип сөйли дәүләт инспекторы Айнур Мортазин. Бу очракта җитештерү базасыннан чыккан машина инспекторлар игътибарын балык исе белән җәлеп итә. Ләкин экологларның автоцистернадан су пробасы алу таләбе кире кагыла. Табигать саклау ведомствосы хезмәткәрләре полиция чакырта һәм урында ук автомобильгә арест салына. Әлеге вакытта йөк ташучыга карата административ эзләтү эше кузгатылды.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International