Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү-техник университеты арасында бүген Яңа технологияләр буенча Германия-Россия институтында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка министр Александр Шадриков һәм вуз ректоры Альберт Гыйльметдинов кул куйды. Очрашуда катнашучылар үзара хезмәттәшлек итүнең перспективалары һәм алга таба юнәлешләре турында сөйләште.
Шулай ук очрашу барышында табигать саклау ведомствосы башлыгы институт хезмәткәрләренең һәм студентларының фәнни эшләнмәләре һәм казанышлары белән танышты. Нанотехнологияләр һәм санлаштырылган икътисад үзәкләрендә булды, квант үзәгенең укыту сыйныфларын һәм Siemens лабораториясен карады. "Университетның фәнни-тикшеренү базасы, санлы технологияләр өлкәсендә ирешкән уңышлары һәм укытучыларның, студентларның зур потенциалы яңа файдалы ачышлар өчен киң кырлы мөмкинлекләр ача. Безнең хезмәттәшлек уңышлы һәм нәтиҗәле булыр дип өметләнәм", – дип ассызыклады Александр Шадриков.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте