Бүген "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ заводында Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов катнашында яңа изобутилен җитештерү тармагы ачылды. Тантаналы чара предприятие акционерларының еллык гомуми җыелышы кысаларында узды, аның барышында финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясалды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков та катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, "Нижнекамскнефтехим" бүген дөньяда синтетик каучук һәм Россиядә пластик җитештерүче иң зур предприятиеләрнең берсе булып тора. Изобутилен җитештерү буенча куәте елына 160 мең тонна тәшкил итәчәк югары технологияле яңа эш тармагын ачу – каучук СКИ-3 чыгару буенча куәтләрне модернизацияләү һәм җәелдерү буенча күләмле программаның чираттагы этабы.
Түбән Кама сәнәгать төененең актив үсеш алуына бәйле рәвештә Республика Хакимияте экологик куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Әйтик, 2006 елда Ведомствоара эш төркеме төзелде, аның кысаларында экология юнәлешендәге әһәмиятле мәсьәләләр хәл ителә. Билгеле бер нәтиҗәләргә ирешелде, алар арасында Түбән Кама районында атмосфера һавасы пычрануын теркәүче күзәтү челтәре булдырылуын билгеләр узарга була. Ул атмосфера пычрануын тикшерүдә тоту буенча 5 автомат станцияне һәм 1 күчмә экологик лабораторияне үз эченә ала. Түбән Кама ш. экологик куркынычсызлык тәэмин итү максатларында атмосфера һавасы пычрануы буенча җыелма исәпләмә системасы булдырылды. "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ изобутилен заводы төзү мөмкинлегенә әлеге исәпләмәләр ярдәмендә уздырылган анализ күрсәткәнчә, изобутилен җитештерә башлау атмосфера һавасының сыйфаты начарлануга китермәячәк.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте