ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2018 ел
сишәмбе

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Елховка елгасына санкцияләнмәгән рәвештә агынты су ташлану фактын ачыклады.

Питрәч районы территориясен тикшерү барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Иске Шигали поселогы янәшәсендә туфракның уңдырышлы өслеген үзирекле рәвештә салдырып алу һәм бер урыннан икенче урынга күчерү фактына тап булды.

1-18 яшькәчә булган яшь татарстанлылар "Төрле төсле тамчылар" Россиякүләм балалар өчен рәсем конкурсында катнаша ала. Аның максаты – мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, аларның ата-аналары һәм укытучылар бергәлеге арасында су ресурсларын сакчыл куллану һәм су ресурсларына карата хөрмәтле мөнәсәбәт идеяләрен популярлаштыру.


18
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Юннатлар хәрәкәтенең үсеш алу тарихы, яшь натуралистлар бер гасыр дәвамында эш алып барган юнәлешләренең үзенчәлекләре һәм республиканың флорасы һәм фаунасы турында кызыклы фактлар. 19 июнь көнне Биектау районының Крутушка поселогында Республика юннатлары фестивале узачак. Россиядә юннатлар хәрәкәтенең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чараны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, "Чиста булачак" яшьләр экология хәрәкәте, Казан ш. Балалар өчен шәһәр экология-биология үзәге оештыра.

Идел, Чулман һәм Нократ елгалары турында. Әгерҗе районының "Алмалы" лагерында ял итүче балалар өчен республикадагы эре су объектлары турында күбрәк белү һәм үзләренең белемнәр багажын тулыландыру мөмкинлеге барлыкка килде. Биредә Татарстан Республикасы Чулман буе территориаль идарәсе белгечләре оештырган эко-дәрес узды

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе инспекторлары 20 квадрат метр урында санкцияләнмәгән чүплек булуын теркәде. Чүплек турында шикаять Түбән Кама районының Зур Афанас авылында яшәүчеләрдән алынды. Урынга чыккан экологлар билгеләгәнчә, көнкүреш калдыклары, автомобиль шиннары, агач калдыклары белән чүпләнгән урын физик затка карый. Биредә, үз гаражы территориясендә, гражданин йөк автомобильләрен ремонтлаган, ә калган калдыкларны урында җыеп барган.

Биектау районының "Бәләкәч" балалар бакчасында әйләнә-тирә мохитнең пычрану проблемаларына һәм чүпләрне аралауга багышланган танып-белү бәйрәме узды. Бер-берсе белән ярышып, бакчага йөрүче балалар "әкияти урман"ны пластиктан, кәгазьдән һәм башка калдыклардан чистартты, төргәкләрдәге экологик тамгаларны аныклады һәм чүпләрне контейнерларга аергалады.


14
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Сусаклагычларны тикшерделәр һәм судан анализ үрнәкләрен алдылар. Бүген Футбол буенча дөнья чемпионаты-2018 беренче көнендә табигый суның сыйфатын тикшерү максатларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы лабораториясе белгечләре су объектлары буенча чираттагы күзәтү эшләрен уздырды. Экологларның бер бригадасы катердагы күчмә КС-701 лабораториясе ярдәмендә Казансу елгасын тикшерде, икенчесе "Фламинго" патруль судносында Идел елгасына чыкты.

Чүплек газыннан альтернатив энергия чыганагы буларак файдалану. Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында булып узган киңәшмәдә каты коммуналь калдыкларны саклаганда барлыкка килә торган чүплек газын туплау һәм утильләштерү өчен полигон сайлау турында сөйләштеләр.

Бүген Кыргызстан Республикасында Ак барсны һәм аның экосистемаларын саклау буенча глобаль программага идарә комитетының III утырышы башланды. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International