Безнең табигать – ул бердәм система. Чүпрәле районының "Чайка" лагерында ял итүче балаларга планетаның иминлеге безнең һәркайсыбызга бәйле булуы турында сөйләделәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре биредә Әйләнә-тирәлек көнен уздырды. "Әйләнә-тирәдә барган нәрсәләрнең барысы да бездә чагыла. Кеше экосистемалар үзәгендә тора һәм табигатькә йогынты ясый ала. Безнең һәркайсыбыз агачларга биегрәк үсү, күк йөзенә чистарак булу, ә кояшка яктырак яктырту өчен булыша ала", – дип башлады үзенең чыгышын Идел аръягының махсус аналитик контроль инспекциясе белгече Наталья Җәләлова. Аның серкәле яңгыр турындагы хикәяте балаларда аеруча зур кызыксыну уятты. "Һавага эләгә торган зарарлы матдәләр беркая да китми, алар атмосферада кала һәм, иртәме, соңмы, җиргә явым-төшем рәвешендә әйләнеп кайта. Алар исә үз чиратында флора һәм фауна өчен куркыныч. Аларның туфракка эләгүе аның сыйфаты начарлануга китерә", – дип сөйләде эколог. Балалар экология проблемалары турында сөйләшкәндә актив катнашты, чишелеш юлларын табуда үзләренең күзаллаулары белән уртаклашырга тырышты.
Балаларны экологик тәрбияләү, аларда табигатькә карата аңлы, акыллы мөнәсәбәт формалаштыру эшенә ТР Экоминистрлыгы тарафыннан зур игътибар бирелә.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте