Иделдән башлап Катунига хәтле. 1 июльдә "Табигатькә зыяны булмаган автотуризм" уникаль экопроекты старт ала

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

Тау елгалары буйлап экстрималь агулар, Чуйск трактын яулау, Алтай краеның Курайск даласына атлы экопоходлар һәм табигатьнең кыргый дөньясына баштанаяк чуму – "Табигатькә зыяны булмаган автотуризм. Иделдән башлап Катунига хәтле" автоэкспедициясендә катнашучыларны әнә шундый хәлләр көтә. "Рус География Җәмгыяте" Россиякүләм иҗтимагый оешмасының Яр Чаллы бүлеге тарафыннан Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла торган зур экология проекты 1 июльдә старт ала. Автоэкспедиция кысаларында Татарстаннан Алтайга кадәр йөзләрчә торак пункт, махсус саклана торган табигать территорияләре, милли парклар, хосусый экофермалар, табигать музейлары һәм тыюлыклар колачланачак. Экологик турда катнашучылар Россия картасында картографик һәм географик белешмәләрне тутырачак, сулыкларны чистарту буенча чаралар һәм чүпне аралап җыю буенча акцияләр оештырачак. Тупланган мәгълүматлар экология һәм география буенча өстәмә белем бирү учреждениеләре өчен укыту материалларын әзерләү өчен кулланылачак.

Россиядәге озынлыгы 7 мең чакрымга сузылган махсус сакланучы уникаль 89 табигать территориясен карап, 21 көн дәвамында һәм 5 экипажга тупланган кешеләр катнашындагы масштаблы проект ватандашларны табигатькә карата экологик җаваплы карау, табигатьне беренчел халәтендә саклау, эчке экотуризмны үстерү һәм әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш тәрбияләү мәсьәләләренә җәлеп итү өчен юнәлдерелгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International