Бөгелмә районында Карабаш сусаклагычының яр буе зонасына үтеп керү мөмкинлеге тудырылды

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

Карабаш сусаклагычының 20 метрлы яр буе полосасы – уртак файдалануда. Бөгелмә районында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль инспекторлары тарафыннан су объектына үтеп керү мөмкинлеге тудырылды. Узган ел көзендә, Татар табигать саклау районара прокуратурасы хезмәткәрләре белән уздырылган уртак рейд барышында, экологлар су саклау зонасында корылма булуын теркәгән иде. Хосусый агач йорт су кисеменнән 6,20 метрда торгызылган иде, бу исә РФ Су кодексының 6 ст. таләпләрен бозу булып тора. Тикшерү нәтиҗәсендә төзүче-компаниягә карата инспекторлар тарафыннан хокук бозуны бетерү турында кисәтү бирелде. Кабатлап уздырылган рейд барышында ачыкланганча – күрсәтмә үтәлгән. Агач корылма табигать саклау законнарында билгеләнгән таләпләргә җавап бирә торган аралыкка күчерелгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International