ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2008 ел
чәршәмбе

Якын киләчәктә Татарстанда ком-чуерташ төренә караган файдалы казылмалар табу һәм минерал-чимал базасын куллану мәсьәләсен җайга салу өчен ведомствоара эшче төркем төзеләчәк. ТР Министрлар Кабинетында премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә үткән киңәшмәнең төп нәтиҗәсе шундый.


4
март, 2008 ел
сишәмбе

ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча дәүләт инспекциясе Казан ит комбинатында тикшерүләрен тәмамлады.


3
март, 2008 ел
дүшәмбе

Экология милициясе тарафыннан узган атна дәвамында 632 хокук бозу очрагы ачыкланган һәм 2 җинаять эше кузгатылган. Шулар арасыннан 348 очрак -  Казанда, 83е Яр Чаллыда   теркәлгән.


29
февраль, 2008 ел
җомга

 Бүген  Татарстан Республикасының  сәүдә-сәнәгать палатасында  “Хартия Земли” китабын тәкъдир итү кичәсе һәм Идел буе федераль округы күләмендәге “Россиянең экологик юнәлештә үсеше: региональ экологик сәясәт һәм җәмгыять” темасына конференция булып узды.

 

 


28
февраль, 2008 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Камада тирә-юнь мониторингының автоматлаштырылган системасын кертә башлаганнар.

 


27
февраль, 2008 ел
чәршәмбе

“Татмедиа” агентлыгының брифинг-залында «Татарстан Республикасы сулыклары хәле. Эчәргә яраклы суның сыйфат мәсьәләсе» темасына пресс-конференция булып узды.


26
февраль, 2008 ел
сишәмбе

Узган атнада Татарстанда экология өлкәсендә 633 административ  хокук бозу очрагы теркәлгән. Экология милициясе тарафыннан Казанда - 266, Яр Чаллыда - 98, Түбән Камада 56 очрак ачыкланган. Бу турыда ТРның Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.


25
февраль, 2008 ел
дүшәмбе
15 нче февраль көнне Чистайның 13 нче номерлы  экологик юнәлештәге мәктәбендә гомуми белем бирү учрежденияләре директолары семинары, шулай ук “Белем бирү учрежденияләрендә тәрбия  үсеше белән идарә итү” темасына “Гаилә елы” кысаларында игълан ителгән методик секция утырышы  узды.

22
февраль, 2008 ел
җомга
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан министерствоның коллегия залында рус һәм татар эстрадасы йолдызлары катнашында бәйрәм концерты уздырылды.

12
декабрь, 2007 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Фәнни академиясендә, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә оештырылган,  “Татарстан Республикасы актуаль экология мәсьәләләре” исемле VII  Республика фәнни конференциясе булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International