Конференция ТР Президентының җир асты байлыклары, нефть, газ һәм экология буенча дәүләт киңәшчесе Ларочкина Ирина Андреевна, РФ Иҗтимагый палатасының экологик сәясәт һәм тирә-юньне саклау комиссиясе рәисе Захаров Владимир Михайлович җитәкчелегендә узды. Шулай ук монда РФ Иҗтимагый палатасы, Идел буе федераль округының Иҗтимагый палата вәкилләре, министрлар, төрле учреждение җитәкчеләре, журналистлар катнашты.
Иң элек “Хартия Земли” китабының икенче томын тәкъдир итү булды. Кунакларның һәрберсе әлеге искиткеч басма белән якыннан таныша алды. Аннан соң И.А. Ларочкина түгәрәк өстәл артындагы сөйләшүне ачык дип белдерде. РФ Иҗтимагый палатасының экологик сәясәт һәм тирә-юньне саклау комиссиясе рәисе В.М.Захаров, Мәскәү дәүләт университеты профессорлары С.Н. Бобылев, М.В. Васильева, Россия Фәннәр академиясе профессоры, Халык хуҗалыгын прогнозлаштыру институты каршындагы лаборатория җитәкчесе Б.А. Ревич, ТР Дәүләт Советының экономика, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе М.Г. Галиев, ТРның Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары А.И.Щеповских, Татар дәүләт гуманитар педагогик университетының биоэкология кафедрасы мөдире, профессор И.И. Рәхимов, ТР Фәннәр академиясе каршындагы Экологик мәсьәләләр буенча фәнни совет рәисе, профессор В.З. Латыпова үзләренең тирән эчтәлекле фәнни докладлары белән чыгыш ясадылар, экологик мәсьәләләргә кагылышлы шәхси фикерләре белән уртаклаштылар. Һәр чыгыш слайд-шоу белән үрелеп барды, фикер-тәкъдимнәр Россия күләмендә җыйналган статистик мәгълүматларга нигезләнгән иде. Конференцияне В.М. Захаров йомгаклады.