Экологик куркынычсызлык буенча дәүләт инспекциясе Казан ит комбинатын тикшерде

2008 елның 4 марты, сишәмбе

Дәүләт контроле нәтиҗәләре нигезендә ачыкланган фактлар буенча актлар төзелгән. Куркынычлык ягыннан беренче класслы калдыкларны (аерым алганда, терекөмешле лампалар) исәпкә алу, җыю, вакытлыча саклау һәм урыннан-урынга күчерү буенча таләпләр үтәлмәве ачыкланган. Җаваплы хезмәткәрләр исеменә 3 протокол төзелгән.

Дәүләт экологик контроле буенча тикшерүләр “Казэнерго” предприятиясендә дә узды. РФ Административ хокук турындагы кодексының 8.2. статьясы нигезендә “Кулланылыш һәм җитештерү калдыкларын яисә башка куркыныч матдәләрне эшкәрткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү өчен ” тиешле хезмәткәрләр исеменә 2 протокол төзелгән.

“Татшерсть” ААҖдә дә махсус тикшерүләр алып барыла. Бүгенге көнгә  Гладилов урамында урнашкан сәнәгать мәйданы җентекләп каралган. Тикшерү барышында предприятиядә куркынычлык ягыннан беренче класслы калдыкларны исәпкә алу, җыю, вакытлыча саклау һәм урыннан-урынга күчерү буенча экологик таләпләр үтәлмәве ачыкланган.

Сулыклар да дәүләт экологик контроле күзлегеннән читтә калмый. Су саклау зоналары, Карла, Каелка, Свияга елгаларының яр буйлары, буалар, Буа шикәр заводының фильтрация зонасы тикшерелгән. Шулай ук Казан шәһәренең су каналлары күзәтү узган, скважиналар канәгатьләндерерлек хәлдә дигән нәтиҗә ясалган. “Водоканал” предприятиясенең лицензия шартлары буенча срокны бозуы ачыкланган.

 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International