Түбән Камада яшәүчеләрне тирә-юньнең хәле белән таныштырып торачаклар

2008 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

 Тирә-юнь мониторингының автоматлаштырылган системасы дүрт стационар постны үз эченә ала. Алар шәһәрнең һәм сәнәгать  зонасы территориясенең экологик хәлен күзәтеп торачак. Постның беренчесе, өр-яңа заманча технологиялесе, балалар стоматологик шифаханәсеннән ерак түгел урында куелган. Калган өчесе тиздән  урнаштырылачак. Мониторингның автоматлаштырылган системасы тулы көч белән эшли башлагач, экологлар тарафыннан тупланган мәгълүмат шәһәр үзәгендәге зур экранда чагылыш табачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International