Узган атнада Татарстанда экология өлкәсенә караган 632 хокук бозу очрагы ачыкланган һәм 2 җинаять эше кузгатылган

2008 елның 3 марты, дүшәмбе

Бу хакта ТРның Эчке эшләр министирлыгы хәбәр итә. 402 очракта хокук бозучылар муниципаль район һәм шәһәрләрнең төзеклегенә зыян китергән өчен җавапка тартылачак (Казанда 231 очрак теркәлгән). 79 очракта урамда сәүдә итүне оештыру тәртипләрен (шулар арасыннан 64е – Казанда), 77 очракта тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен бозганга (42се – Казанда, 34е - Чаллыда), 47 очракта калдыкларны эшкәрткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәгәнгә җәза биреләчәк.

 

8 февральдә 18 сәгать 40 минутта законсыз рәвештә балык тотучы Яшел Үзән шәһәре  гражданины тоткарлана. Браконьердан ау ятьмәсе, 4 чуртан, 5 чабак, 2 табан балыгы,  2 алабуга балыклары алына.

Шулай ук 19-20 февраль көннәрендә Әлмәт шәһәре гражданинының Бөгелмә районы территориясендә 12 тал агачы кисүе ачыклана. Табигатькә салынган зыян 23236 сум күләмендә дип бәяләнә. 31 гыйнвар-1 февраль көннәрендә Казан шәһәре читендә яшәүче гражданинның Биектау районы территориясеннән  32 каен агачы  кисүе ачыклана. Зыян 170 мең сум күләмендә дип бәяләнә.

Гомумән, әлеге ел башыннан Татарстанда экология өлкәсенә караган 4341 мәртәбә хокук бозу очрагы теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International