Татарстанда ком-чуерташ төренә караган файдалы казылмалар табу һәм минерал-чимал базасын куллану мәсьәләсен җайга салу өчен ведомствоара эшче төркем төзеләчәк

2008 елның 5 марты, чәршәмбе

Киңәшмәдә ТР Министрлар Кабинетының аппарат җитәкчесе Шамил Гаффаров,  Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, ТРның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов, ТРның Экология һәм табигый байлыклар министры Әгъләм Садретдинов, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директоры Тәлгать Абдуллин һәм башка вәкилләр катнашты.

Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов республиканың ком-чуерташ байлыгын төгәл билгеләүнең һәм аны юл төзелешендә  дөрес куллануның әһәмияте турында әйтеп үтте. Җир асты байлыкларын куллануга лицензия бирү шулай ук мөһим мәсьәлә буларак билгеләнде.

ТРның Экология һәм табигый байлыклар министры Әгъләм Садретдинов сүзләренә караганда, республикада 17 төр файдалы казылма, 308 чыгару урыны бар һәм 205 лицензия бирелгән. Ком-чуерташ төркеменә килгәндә, Татарстанда бу төрне табу  өчен 65 лицензия бирелгән. Бүгенге көндә алар 24 предприятия карамагында. Табигый байлыкларның якынча күләме билгеләнгәч, киләчәктә ком-чуерташ төрен 7 ел дәвамында чыгарып булачагы ачыкланган.

Соңгы вакытта лицензиясе булган компанияләрнең файдалы казылмаларны чыгарырлык көче булмавы,  шул сәбәпле рөхсәт кәгазен кулдан-кулга башка оешмага сату проблемасы кискенләшү турында сөйләшү булды.

ТРның премьер –министры Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә,  Татарстанда ком-чуерташ төренә караган файдалы казылмалар табу һәм минерал-чимал базасын куллану мәсьәләсен җайга салу өчен ведомствоара эшче төркем төзеләчәк. Бу төркем эшчәнлегенә Республика Прокуратурасы һәм ТРның Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре дә  тартылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International