Санитар икеайлык кысаларында Үзәк идарә инспекторлары Питрәч районына күчмә тикшерү үткәрделәр. Кощаково авыл җирлегендә көнкүреш һәм төзелеш калдыкларын туплау урыны ачыкланды.
Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы адресына Казан шәһәре Идел буе районының «Труд» ширкәте тирәсенә рөхсәтсез калдыклар ташлау турында мөрәҗәгатьләр килде.
Болгарда Балалар иҗат йорты коллективы экологик икеайлыкта һәм «Экояз» экологик конкурсында актив катнаша. Хезмәткәрләр өмәләр үткәреп, чүп-чарны җыйдылар һәм учреждениегә беркетелгән территорияне – Толстой урамын тәртипкә китерделәр.
Санитар-экологик икеайлык барышында Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе белгечләре Алексеевск районының Масловка авылының көньяк читендә рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыкладылар. Көнкүреш калдыклары һәм төзелеш чүплеге мәйданы 300 м2 тәшкил итә.
Балык Бистәсе районы территориясен мониторинглау барышында Министрлыкның Идел-Кама идарәсе инспекторлары калдыкларны рөхсәтсез туплау фактларын ачыкладылар.
Ләшәү-Тамак мәктәбе укучылары һәм педагоглары Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан мәктәп бакчасында «Хәтер бакчасы» аллеясы булдыру буенча грант проектын гамәлгә ашыралар.
«Халык контроле» мәгълүмат системасы аша килгән мөрәҗәгать нигезендә Ык буе идарәсе инспекторлары Кызылъяр авыл җирлеге территориясенә чыктылар.
«Россиянең юкка чыгучы матурлыгы» Бөтенроссия экологик сәнгать конкурсында Россиянең теләсә кайсы төбәгеннән белем бирү һәм мәдәният учреждениеләре укучылары һәм педагоглары, шулай ук 3 яшьтән өлкәнрәк балалар катнаша ала. Иҗади эшләренең темасы – «Россия Федерациясенең кызыл китаплары үсемлекләре».
Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 2048 мөрәҗәгать килгән, шуларның 1248е инде хәл ителгән.
«Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә торган «Экояз» республика конкурсына 950дән артык гариза килгән. Катнашучылар җимлекләр ясарга, өмәләргә чыгарга, агачлар утыртырга һәм башка бик күп нәрсәләр эшләргә өлгерделәр.