1 гыйнвардан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 3474 мөрәҗәгать кергән. Шуларның 3087се (88,8%) хәл ителгән.
Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша 1557 хәбәр килгән, 1048 мөрәҗәгать «Мәктәп экопатруле» кушымтасына кабул ителгән. «Халык контроле» системасында 775 мөрәҗәгать теркәлгән, 94е - «ПОС» кире элемтә платформасында.
Иң популяр категория булып калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру мәсьәләсе кала - бу 1783 хәбәр (шуларның 1048е «Мәктәп экопатруле» кушымтасы аша кергән). Халык атмосфера һавасының сыйфатына карата 538 тапкыр, суның сыйфатына карата 384 тапкыр һәм башка мәсьәләләр буенча 732 тапкыр шикаять белән мөрәҗәгать иткән.
Исегезгә төшерәбез, әгәр сез табигатьне саклау өлкәсендә закон бозуларга тап булсагыз, мөрәҗәгатьләрне экологик кабул итү системасына әлеге сылтама буенча калдырырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/priem.htm яки «Халык контроле» системасында: https://uslugi.tatarstan.ru/open-gov