Табигатьнең гаҗәеп дөньясы үзенең серләрен иң кызыксынучан кешегә ача

2025 елның 21 июле, дүшәмбе

Үсеп килүче буынның экологик культурасын арттыру кысаларында, Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Тәтеш шәһәренең «Колосок» балалар бакчасында булдылар.

Экология дәресе мавыктыргыч һәм яхшы шартларда узды. Белгечләр тәрбияләнүчеләргә табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр, табышмакларны чишәргә тәкъдим иттеләр, безнең төбәк хайваннары турында кызыклы фактлар белән таныштырдылар.

Әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш формалаштыруга аерым игътибар бирелде. Очрашу азагында балалар мультфильм карады һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

Танып-белү очрашуы күңелле узды һәм балаларда бик күп уңай хис-кичерешләр, ә иң мөһиме, туган як табигатен саклау теләген калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International