Казанның Подлужная урамындагы рөхсәтсез чүплек бетерелде

2025 елның 21 июле, дүшәмбе

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Казанның Вахитов районы, Подлужная урамындагы санкцияләнмәгән чүплек турында берничә мәртәбә мөрәҗәгатьләр килде. Министрлыкның дәүләт инспекторлары оператив рәвештә урынга барып, анда җитештерү һәм куллану калдыкларын законсыз туплау фактын расладылар.

Шуңа бәйле рәвештә Министрлык Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетына карата әлеге чүплекне бетерүне таләп итеп судка дәгъва гаризасы юлладылар.

Бүгенге көнгә «Казан шәһәре БК Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе» МКУ көче белән территория тулысынча чистартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International