Файдалы казылмаларны лицензиясез чыгару факты Әтнә районында Экология министрлыгының Төньяк идарәсе инспекторлары тарафыннан ачыкланды. Тикшерү вакытында урында физик зат идарә иткән трактор теркәлде. Бозучы сүзләренчә, балчыкны үз ихтыяҗлары өчен чыгарган.
Гаеплегә карата беркетмә төзелде һәм 3 мең сум күләмендә штраф салынды. Бүген штраф түләнгән. Шулай ук физик затка файдалы казылмаларны үз белдегең белән чыгару нәтиҗәсендә китерелгән зыянна да капларга туры киләчәк.