Татарстан Республикасы Тукай районының Шилнәбаш авыл җирлеге территориясендә төбәк дәүләт экологик күзәтчелеген үткәрү барышында җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә табигатьне саклау законнарын бозу ачыкланды. Тикшерү барышында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының дәүләт инспекторлары рөхсәтсез калдыклар чүплеген теркәделәр.
Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрыннан алынган өземтә нигезендә, әлеге җир кишәрлегенә теркәлгән хокуклар турында белешмәләр юк. Тикшерү йомгаклары буенча Тукай муниципаль районының Шилнәбаш авыл җирлеге җитәкчесенә табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү бирелде.