Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде, бүлеп бирелгән акчаларны тигез һәм вакытында үзләштерүнең мөһимлеген ассызыклады. «Илкүләм проектлар кысаларында акчаларны үзләштерүне аерым билгеләп үтәсем килә, ул әлегә 36,5% тәшкил итә. Ел дәвамында акчаларны бертигез тотарга кирәк, бигрәк тә федераль акчалар кысаларында», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елда Россиядә барлык өлкәләргә кагылышлы яңа илкүләм проектлар старт алды. Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга быел 42,9 млрд. каралган, шуларның 23,4 млрд. – федераль акчалар.
Аларның берсе – «Экологик иминлек» илкүләм проекты. Әлеге илкүләм проект кысаларында Чаллы шәһәрендә Мәләкәс елгасын чистарту буенча эшләрнең икенче этабы башланды. Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан 2025-2027 елларда елганың үзәнен чистарту буенча 2,6 км озынлыктагы эшләрне башкаруга «Ядранстрой» ҖЧҖ белән дәүләт контракты төзелде. Эшләрнең гомуми бәясе 320 млн.сум тәшкил итәчәк.
Проект заманча җиһазлар кулланып, су төбендәге катламнарны гидромеханик ысул белән бетерүне күздә тота. Ике ел элек Чаллыда федераль акчалар хисабына Мәләкәсне экологик тернәкләндерүнең беренче этабы уңышлы гамәлгә ашырылды, аның нәтиҗәсендә 1,5 км үзән чистартылды. Росводресурслар ярдәме белән шәһәрнең 500 меңнән артык кешесе өчен яшәү шартлары яхшыртылды.
Шулай ук 2025 елда «Россия суы» федераль проекты кысаларында Казанның биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләү буенча 2021 елда башланган эшләрнең тәмамлануы көтелә. Моннан тыш, «Экологик иминлек» илкүләм проектына 23,2 км озынлыктагы Нокса елгасын һәм аның кушылдыкларын чистарту һәм эко-савыктыру эшләрен кертү алдан килештерелгән. Якынча суммасы – 718,9 млн.сум, эшләр 2028-2030 елларга билгеләнгән, әмма ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы проектны иртәрәк башлап җибәрү мөмкинлеге турындагы мәсьәләне тикшерә.
Белешмә: Нокса елгасы Казансу елгасының сул кушылдыгы булып тора, елга тамагы Идел елгасыннан 12 км ераклыкта урнашкан һәм тулысынча Татарстан Республикасының административ чикләрендә урнашкан, Казан шәһәре аша ага. Проектның максаты – агынты сулар белән пычрануны киметү исәбенә Нокса елгасының экологик торышын торгызу, су объектын чистарту һәм тупланган зыянны бетерү. Югарыда күрсәтелгән эшләр нәтиҗәсендә 1,3 миллионнан артык кешенең экологик торышы яхшырачак.