Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына «Халык контроле» система аша Яңа Чишмә районының Екатерина Бистәсе территориясендә чүплек табылу факты буенча мөрәҗәгать килде.
Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре тиз арада тикшерү үткәреп, тораклардан калдыклар (эре габаритлы әйберләрдән тыш, сортларга аерылмаган чүп-чар) ташлану фактын теркәделәр.
Яңа Чишмә муниципаль районының Екатерина авыл җирлеге башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү ясалды.
Хәзерге вакытта территория тулысынча тәртипкә китерелгән, чүп өеме бетерелгән.