«Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Ирекле агым» проекты кысаларында Казансу елгасының 32 чакрымы агач өемнәреннән чистартылды

2025 елның 26 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Экология министрлыгы һәм Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсенең «Ирекле агым»  сынау проектының өченче этабы дәвам итә, ул Казансу елгасын экологик тернәкләндерүгә юнәлдерелгән. Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Бүген Биектау районының Бөреле авыл җирлегендә «Ирекле агым» проекты кысаларында экологик йөзү узды. Журналистлар һәм волонтерлар «Kazan Kayak» клубы инструкторлары белән бергә Казансу елгасында чүп-чарны җыештырдылар.

«Экологик йөзешләр белән без быел шөгыльләнә башладык. Экология министрлыгының «Ирекле агым» проекты турында белдек һәм үз ярдәмебезне кертергә булдык. Йөргәндә, туристлар белән аралашканда, безнең елгаларның бөтен матурлыгын күрсәтәсе килә. Үзебезнең шәхси үрнәгебез белән без чүп-чарны җыеп кына калмыйча, үзебезнең елгаларда калган пластикны җыеп, табигатькә ярдәм итәргә кирәклеген күрсәтәбез», - дип билгеләп үтте «Kazan Kayak» каякинг клубы инструкторы Руслан Аитов.

Башта волонтерлар һәм журналистлар бергәләп елга ярын чистарттылар, аннары белгечләр инструктаж үткәрделәр һәм суда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләделәр. Күпләр каякларда беренче мәртәбә йөзделәр, ләкин тиз ияләштеләр һәм елгада калган пластик шешәләрне җыярга булыштылар. Гомумән алганда, берничә сәгать эшләү дәверендә 6 капчык чүп-чар җыелды.

Исегезгә төшерәбез, «Ирекле агым» проекты 2023 елда старт алды. Бүгенге көнгә проект кысаларында:

- елганың 32 км үтелгән;

- елганың ирекле агымына комачаулый торган ауган агачлардан 69 өем җыештырылган;

- Казансу ярларыннан 900 капчыктан артык чүп-чар җыелган;

- судан 5 000 кубометрга якын агач чыгарылган.

РГҖ белгечләре агач өемнәрен җыюны һәм елганың инде чистартылган участокларын тикшерүне дәвам итә. Быел 100 капчык чүп-чар җыелган һәм 14 өем агач алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International