Александр Шадриков: «Без хәзер 30 станциядән һава сыйфаты турында мәгълүмат алабыз. Шуларның 13е – шәһәр булдыручы предприятиеләр станцияләре»

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының экология министры Александр Шадриков бүген А.И.Щеповских исемендәге фәнни конференция делегатларын Экология министрлыгының һава чисталыгын контрольдә тотуның автоматик станцияләре эше белән таныштырды.

Ведомство башлыгы Министрлыкның тәүлек буе Татарстанның атмосфера һавасы сыйфатына карата мониторинг алып баруы турында сөйләде. Республика территориясендә 17 автоматик контроль станциясе эшли, шулай ук мониторинг системасында 6 күчмә экология лабораториясе кулланыла.

Станцияләрдә пробалар 20 секунд саен 20-40 минут эчендә уртача алына. Ел дәвамында 36 пычраткыч матдә буенча 4 миллионнан артык үлчәү үткәрелә.

«Түбән Кама Нефтехим», «ТАНЕКО», «ТАИФ НК», «Татнефть» һәм «Казаноргсинтез» кебек республиканың эре предприятиеләре белән килешүләр кысаларында Министрлык 13 автомат күзәтү постыннан атмосфера һавасының торышы турында өстәмә мәгълүмат ала.

«Шул рәвешле хәзер без 30 станциядән мәгълүмат күрәбез.  Бүген без мониторинг системасындагы барлык эшләнмәләр белән уртаклашырга әзер. Без һәрвакыт әңгәмә өчен ачык һәм, әгәр сездә кызыклы тәҗрибә бар икән – аны үзләштерергә әзер. Без Татарстан белән Казанның республика халкы һәм кунаклары өчен мөмкин кадәр имин булуын телибез», – дип билгеләп үтте Александр Шадриков.

Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә ТНФ кысаларында Казанда А.И. Щеповских исемендәге ХХ конференция уза.  Казанга Санкт-Петербургтан, Чиләбе өлкәсеннән табигатьне саклау органнары вәкилләре, федераль әһәмияттәге махсус сакланучы табигать территорияләре белгечләре, шул исәптән «Тыюлыклы Кырым» ФДБУ, «Керженский» дәүләт тыюлыгы берләштерелгән дирекциясе» ФДБУ һәм В.А. Лебедев исемендәге «Нижегородское Поволжье» милли паркы, «Түбән Кама милли паркы» ФДБУ вәкилләре килде. Конференция эшендә шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе, Красноярск, Томск, Пермь, Уфа, Саратов, Вологда һәм башка шәһәрләрдән академик һәм югары уку йортлары фәне, икътисадның реаль секторы предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International