Константин Цыганов: «Татарстан Республикасы куелган барлык экологик бурычларны сыйфатлы үти»

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

Бүген Казанда А.И.Щеповских исемендәге «Сәнәгать экологиясе һәм куркынычсызлыгы» XX Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза.

Илнең төрле төбәкләреннән — Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән алып Красноярск һәм Чиләбегә кадәр хакимият, фән, бизнес һәм җәмәгатьчелекнең әйдәп баручы вәкилләрен, шулай ук федераль әһәмияттәге махсус саклана торган табигый территорияләр белгечләрен берләштергән конференция янә әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик куркынычсызлыкны үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен төп мәйданчык булды.

«Сез Татарстан Республикасы алдына куелган барлык бурычларны да сыйфатлы үтисез. Без реаль яхшыруларны күрәбез һәм киләчәктә дә уңышлар телибез, кешеләрнең иминлеге һәм бәхете артуын телибез», — дип билгеләп үтте РФ табигать ресурслары һәм экология министрының беренче урынбасары Константин Цыганов, сәламләү сүзе белән чыгыш ясап.

Ул искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан май Указында билгеләнгән Илкүләм үсеш максатлары 2030 елга кадәрге өстенлекле юнәлешләрнең берсе буларак экологик иминлекне һәм 2036 елга перспективаларны үз эченә ала. Конкрет бурычлар – йомык цикллы икътисад булдыру, һавага хәвефле матдәләр чыгаруны ике тапкыр киметү, кимендә 50 куркыныч сәнәгать мәйданчыгын һәм калдыклар полигонын бетерү, шулай ук сулыкларда пычранган агынтыларны сизелерлек киметү.

«Быелдан «Экологик иминлек» яңа илкүләм проекты гамәлгә ашырыла, ул илкүләм максатка ирешүдә төп корал булачак. Аның кысаларында, йомык цикллы икътисадтан һәм генераль җыештырудан алып урманнарны саклауга һәм экологик туризмны үстерүгә кадәр, алты масштаблы федераль проект эшли», - дип ассызыклады Константин Цыганов.

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республикада дәүләт органнары, фәнни җәмәгатьчелек, бизнес һәм җәмгыять катнашында ачык диалогның уникаль моделе формалаштырылган, бу конкрет үлчәнерлек нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

«Соңгы 30 елда, тулай төбәк продукты 3,1 тапкырга үскән вакытта, атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгару 143,8 мең тоннага кимегән – бу 25,6%. Пычранган агынты суларны агызу күләме 67,9% ка кимегән. Татарстан гадәттәгечә ESG-рейтинглар лидерлары өчлегендә, ә 2022 елда экологик күрсәткечләр буенча беренче урынны алды», — дип билгеләде министр.

Конференция барышында традицияләргә һәм яңалыкларга аерым игътибар бирелә: 2025 ел берьюлы өч мөһим юбилей — Рус география җәмгыятенең 180 еллыгы, Идел-Кама биосфера тыюлыгының 65 еллыгы һәм күренекле эколог А.И. Щеповских тууына 80 ел, конференция үз исемен аның хөрмәтенә алган.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең техник фәннәр буенча хезмәттәшлекне координацияләү бүлеге башлыгы Эмиль Шәмсетдинов фән белән хакимиятнең уртак эшчәнлегенең мөһимлеген ассызыклады:

«Фәннәр академиясе һәм ТР Экология министрлыгы атмосфера һавасының пычрануын мониторинглауның гамәлдәге системаларын төзү проектларын гамәлгә ашыруга актив ярдәм итәләр. 

Су объектларын төзекләндерү өчен гамәли киңәшләр эшләп, даими рәвештә комплекслы тикшерүләр алып барыла. Зәңгәр күлләрнең — Казан энҗесенең хәзерге торышын бәяләүгә аерым игътибар бирелә. Без Экология министрлыгының ярдәменә һәм бу эшләрнең дәвам итүенә өметләнәбез, алар Татарстанда экологик һәм фәнни-популяр туризмны үстерү контекстында, шул исәптән экологик маршрутлар булдыруда мөһим әһәмияткә ия». 

А.И.Щеповских исемендәге конференция елдан-ел катнашучыларның географиясен киңәйтә һәм тотрыклы экологик үсеш, барлык кызыксынган якларның көчләрен берләштерү һәм Татарстанда һәм тулаем Россиядә экологик иминлекне югары дәрәҗәдә саклап калу өчен тәҗрибә уртаклашу һәм чишелешләр эшләү стратегик үзәгенә әверелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International